Мөслим халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм йөген озатты. Райондашларына күрше-тирә район халкы да кушылды. Бу йөктә исемле посылкалар аеруча күп булды. «Мөслим-информ» сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, хәрбиләргә кирәк булган башка төр техника алынды.
Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыелды. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервлар, озак яна торган шырпы, махсус киемнәр әзерләде, маскировкалау челтәрләре үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыруда да бик күп кеше катнашты.
Свежие комментарии