Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Максатчан стратегия нәтиҗәсендә республикага туристлар агымы соңгы ун елда якынча ике тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы, 2025 елда, Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән килешү буенча Татарстанның туристлык тармагына ярдәм итүгә 276 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Шулай ук 2024 елда модульле йортлар төзү проектларын конкурс буенча сайлап алу башланды. Катнашуга гаризалар җыю бу елның апрелендә ябылды. Нәтиҗәдә, Татарстанның 29 тәкъдиме 536 млн сумнан артыграк күләмдә финанслау алды.«Туризм өчен кадрлар» федераль инициативасы кысаларында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетына 112 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу акча өстәмә белем бирү, һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыруга тотылачак.
Ярдәм программаларын гамәлгә ашыру хисабына соңгы ун елда туристлар агымы белән туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме якынча ике тапкыр арткан. Номерлар фонды шулай ук ике тапкыр диярлек үсеш күрсәтте.
Бүгенге көндә Татарстан туристлар агымы күләме буенча Россиядә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Краснодар крае һәм Кырымнан кала 7нче урында тора. Идел буе федераль округында республика бу күрсәткеч буенча алда бара.
Номер фонды күләме буенча Татарстан илдә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Кырымнан кала 6нчы урында. Янә төбәк Идел буенда лидер булып тора.
Татарстан Россиянең барлык төбәкләреннән туристларны җәлеп итә. Иң күп туристлар Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Түбән Новгород, Свердловск, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, шулай ук чит илләрдән килә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының төп туристлык үзәкләре булып Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрлеге, Алабуга, Тәтеш, Чистай тора. Шулай ук Кама Тамагы, Алексеевск, Лаеш, Мамадыш авылларында да туристлык потенциалы зур.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии