Күп санлы корбаннарга китергән юл-транспорт һәлакәте Рязань өлкәсенең Шилов районында булган. «РИА Новости» мәгълүматлары буенча, М5 «Урал» трассасында дүрт автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, тагын 13 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Шул исәптән балигъ булмаган өч бала да бар.

Авариядә барлыгы 21 кеше зыян күргән.
Исән калучылар ашыгыч рәвештә якында урнашкан медицина учреждениеләренә озатылган. Фаҗига урынында коткаручылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре, тикшерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшләгән.

Барлык шартларны ачыклау, авария нәтиҗәләрен бетерү һәм М5 трассасы участогында хәрәкәтне оештыру белән төбәк прокуроры Дмитрий Коданевның шәхси контроле астында оператив төркемнәр шөгыльләнә.

ЮХИДИнең якынча мәгълүматларыннан аңлашылганча, коточкыч авариянең сәбәбе пассажир автобусының каршы як полосага чыгуы була, диелә хәбәрдә.
Рязань өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән, 13 кеше зыян күргән
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии