На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Влад Бонд
Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Аида Гарифуллина: Зур уңышларга ирешү өчен туганнар һәм якыннарның терәге кирәк

Казанда «Казанның яшь виртуозлары» I конкурс-фестиваленең гала-концерты узды, ул Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, дөнья операсы йолдызы Аида Гарифуллина патронажы астында уза. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза

Концертта Аида Гарифуллинаның видео мөрәҗәгатен күрсәттеләр.

«Хезмәт, үз-үзеңә ышану һәм зур уңышларга ирешү өчен туганнар һәм якыннарның терәге кирәклеген беләм. «Казанның яшь виртуозлары» фестиваленең чәчәк атуын һәм яңа исемнәрнең булуын телим. Беркайчан да хыялланудан туктамагыз, чөнки хыяллар һәрвакыт тормышка аша – аеруча хыялны тормышка ашырырга омтылган кешеләрдә», – диде опера җырчысы.

Фестивальнең сайлап алу этабында йөздән артык кеше катнашкан, ә иң талантлы яшь музыкантлар «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәхнәсендә оркестр белән бергә үз осталыкларын күрсәтте. Ел дәвамында балалар һәм аларның педагоглары бу вакыйгага тырышып әзерләнгән һәм репертуарны җентекләп сайлаганнар. Сәхнәдә 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге 14 яшь музыкант — солист-инструменталист һәм ансамбль катнашучылары чыгыш ясады.

Фестивальнең иң яшь катнашучысы – Софья Иванова. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус мәктәпнең 4 нче сыйныфында укый.

София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге оркестры Иоганн Себастьян Бах һәм Антонио Вивальди, халык көйләре һәм джаз музыкасын уйнады. Кичәнең режиссеры һәм оркестр җитәкчесе – Дмитрий Железнов.
Яшь виртуозларга теләктәшлек белдереп, испан опера җырчысы Пласидо Доминго да видео мөрәҗәгатен юллаган. Видеода ул Татарстан башкаласына булган мәхәббәтен белдерде.

София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге җитәкчесе, Казан шәһәре Думасы депутаты Ләлә Гарифуллина, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Казанның яшь музыкантлары арасында конкурс үткәрү идеясенең күптәннән барлыкка килүен сөйләде. Шулай ук, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовадан һәм шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов та фестиваль катнашучыларын уңышлы чыгышлары белән котлаган.

Ссылка на первоисточник
наверх