На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә оештырганнар

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә оештырганнар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

Әгерҗедән Илдус һәм Вәсилә Нәфыйковлар ярминкәгә иртән үк килгән. «Ярминкәдә авыл шәһәрне сыйлый бит. Без дә һәр ярминкәне көтеп алабыз. Бүген ит алырга чыктык», – диделәр алар.

Аннан соң үз сайлау участокларына тавыш бирергә киттеләр.

«Үз вакытында намус белән эшләп лаеклы ялга чыктык. Балалар үстердек, хәзер оныкларга сөенәбез. Яшәү өчен бөтен шартлар бар. Пенсияне вакытында бирәләр. Сөенеп яшибез. Татарстаныбызда киләчәктә дә уңайлыклар булсын, халкы бердәм, дус яшәсен. Иң мөһиме: ил-көннәребез тыныч булсын», – диде өлкәннәр.

Ярминкәдә ашлык сатучылар янына чират тезелде. Арпаны – 12, бодайны 13 сумнан тәкъдим иттеләр. Көчек авылыннан бертуган фермерлар Фәнил һәм Илшат Шәеховлар ел саен ярминкәдә ашлык саталар.

Әгерҗедән күгәрченнәр, тавыклар тотучы Владимир Лобутин сигез капчык арпа алган.

«Кошларга ел дәвамында ашлыкны ярминкәдә алабыз», – диде ул.

Бу көнне сыер итен – 350-800, дуңгызныкын 380 сумнан тәкъдим иттеләр. Бройлер түшкәсенең бер килосы – 350, тавыкныкы – 250, бытбылдыкны 700 сум иде.

Халык сөт һәм сөт продукцияләрен дә яратып алды. Сөтнең 1 литры – 120, эремчекнең бер килосы – 200, сөт өстенең 250 граммы 120 сумнан тәкъдим ителде.

Авыл уңганнары урман нигъмәтләре белән дә сәүдә иттеләр. Тирсәдән Лениза Мөхитова иртә яздан көзгә кадәр урманга йөрибез, диде. Ире Зөфәр абый белән Нарат күркәсеннән кайнатма, балан, гөмбәләр, бакчаларында үскән балан, суган, сарымсак алып килгәннәр.

Бал сатучылар да күп иде.

Аның 3 литры – 1800-2000 сум. Бәрәңгенең 5 литрлы чиләген – 150 сум, сарымсакның 1 килосын 250-300 сумнан саттылар.

«Сайлау көнне ярминкә оештырылуы бик ошады. Гражданлык бурычымны да үтәдем, ярминкәдә кирәк-яраклар да алдым», – диде шәфкать туташы булып эшләүче Лилия Черницына.

Бу көнне өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә әйберләрен алып кайтырга Яшьләр үзәге волонтерлары да ярдәм итте, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх