На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Үзәк сайлау комиссиясе һәм «Татмедиа» сайлауларны яктырткан журналистларны бүләкләде

Татарстанда республика массакүләм мәгълүмат чараларының 70 вәкиле «ТАССР Үзәк сайлау комиссиясенең беренче составы төзелүгә 100 ел» истәлекле медальләре, республика Үзәк сайлау комиссиясенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чарада Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.

«Сайлаулар хокук бозуларсыз, тыныч, профессиональ, ачык һәм легитим рәвештә узды. Монда сезнең дә зур өлешегез бар, хөрмәтле журналистлар. Сез тавыш бирүчеләргә сайлаулар турында мәгълүмат бирү процессында республика сайлау комиссияләре системасының иң мөһим партнерларының берсе булып торасыз. Моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм!» - дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул шулай ук «Татмедиа»га һәм аның җитәкчесенә профессиональ эшчәнлек һәм сайлаучыларга мәгълүмат бирүдә шәхсән катнашуы өчен аерым рәхмәт белдерде.

«Сайлауларны яктыртучы массакүләм мәгълүмат чараларының төп бурычы – сайлаучыларның игътибарын тавыш бирү процессына җәлеп итү. Татарстанда гаилә белән тавыш бирү традициясен ныгытырбыз һәм алга таба үстерербез, дип ышанам», - дип ассызыклады Айдар Сәлимгәрәев.

2025 елда республикада Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белән республика массакүләм мәгълүмат чараларының актив мәгълүмати хезмәттәшлегенә зур игътибар бирелә. Казанда узган РФ сайлау комиссияләренең матбугат сәркатипләре һәм матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен бөтенроссия семинар-киңәшмә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Кремль яр буендагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге эшчәнлеге, «Сайлаучы көне» проекты һәм «Гаилә белән сайлаулыйбыз» республика конкурсы киң яктыртылды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх