
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашу үткәрде, дип хәбәр итә ТР җитәкчесе матбугат хезмәте.
Яклар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән уртак проектлар буенча эш алып бару турында фикер алышты.
«Безнең хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар. Барлык юнәлешләр буенча системалы эш алып барабыз.
Безнең предприятиеләр катнашучы проектлар яхшы динамика күрсәтә», - дип белдерде Татарстан Рәисе.Бердымөхәммәдов ассызыклаганча, Татарстан белән мөнәсәбәтләр алга таба да үсүен дәвам итәчәк. Кунак шундый мөһим вакыйга уздыру мәйданчыгы булган төбәкнең уңышлы үсешен билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов кунакка «Дуслык» ордены тапшырды.
«Бу бүләк безнең хезмәттәшлекнең символы булачак», - дип белдерде Төрекмәнстан Президенты.
Исегезгә төшерик, 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты уза.
Свежие комментарии