На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Алмаз Хәлиуллин: Безнең әлеге вакытта шундый тенденция бара, яшьләр күбрәк дингә бирелә

Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин рамазан ае, ифтарлар турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Безнең әлеге вакытта шундый тенденция бара, яшьләр күбрәк дингә бирелә. Һәм инде ураза аенда тыелганнан тыелып, намазларны укып баралар. Безнең активта да күбесе ураза тотуын да билгелим.

Узган атнада гына яшьләр активыбыз өчен «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә ифтар табыны оештырылды. Монда без элеккеге активистларны, зурларны да җыйдык. Нигә дисәгез? Бу эш элеккеге һәм бүгенге буынның элемтәләрен яхшырту максатыннан эшләнелде.

Рамазан ае – ач тору ае гына түгел бит. Ул якыннарыңа, туганнарыңа һәм гомумән, мәрхәмәтлелек арткан чак. Республика ифтары – төбәк мөселманнарының, халыкның бердәмлек символы да һәм рухи көчебезне күрсәтә! Әлбәттә, әдәп һәм әхлакны дәлилләгән вакыт та бу. Өстәп шуны да әйтмәкчемен: безнең төбәктәге татар яшьләре оешмалары да үз ифтарларын уздыра, – ди ул.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган XIII Республикакүләм ифтар турында тулырак «Интертат» сайтында Юлай Низаев язмасында укый аласыз.

  • «Хаҗга килгән кебек килдем»: XIII республикакүләм ифтар – горурлык та, оят та, гыйбрәт тә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх