На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда «беспилотниклар куркынычы» режимын 9 сәгатьтән соң гамәлдән чыгардылар

Татарстанда «беспилотниклар куркынычы» режимын бетерделәр, ул 9 сәгатьтән артык гамәлдә булды. Мәскәү вакыты буенча 12.17 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз кушымтасы аша режимны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.

«Игътибар! Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - дип хәбәр ителә рәсми кушымтада.

Җомга көнне, 4 июльдә, Татарстанда ике тапкыр «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы кертелде. Ул бары тик шимбә көнне, 5 июльдә генә гамәлдән чыгарылды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх