На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Фердинанд Гыйләҗетдинов бүләкләнде

Актаныш районының Яңа Җияш авылында туып-үскән мотоукчылар полкының кече сержанты Фердинанд Гыйләҗетдинов «Хезмәттәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләге махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен бирелде.

Элегрәк, 2024 елның сентябрендә, Гыйләҗетдинов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән иде.

Фердинанд Гыйләҗетдинов үз гаиләсенең хәрби традицияләрен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы елларында аның бабасы Галим Гыйләҗетдинов та «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Хакимият һәм район халкы хәрби хезмәткәрне бүләкләре белән котлый һәм хезмәте өчен рәхмәт белдерә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх