На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан хәрбиләргә «коры душ» ясап җибәргәннәр

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә 300 данә «коры душ» ясап җибәргән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова язган.

«Социаль челтәрләрдә Арча районы волонтерларының госпитальдә куллану өчен кирәкле «коры душ» ясаганнарын күреп алдым. Аннан соң алар белән элемтәгә кереп, ясау технологиясен өйрәндек.

Коры душ ясауны дәвам итәбез, моның өчен кирәкле әйберләребез бар әле. Хәрбиләребезгә күчтәнәч булсын дип, соңгыларының комплекты эченә конфет та куеп җибәрдек», - диде Иске Үтәмеш авыл китапханәсе мөдире Мәдинә Галимова.

Иске Үтәмеш халкы әлеге эшләргә акча җыюда бик актив. Авыл яшьләре, кайткан кунаклар да игелекле эшкә акча биреп калдыра. Финанс эшләрен авыл кибетчесе Римма Гыйльманова алып бара. Тупланган ярдәмгә кирәкле әйберләр сатып алып, мәдәният йортында окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре ясыйлар.

Искеүтәмешлеләр махсус хәрби операция зонасына азык-төлек, дарулар, кием-салым да сатып алып җибәргәннәр.

Ссылка на первоисточник
наверх