На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Айдар Фәйзрахманов туган тел турында: Үзеңнән башлаганда эшнең нәтиҗәсе дә бәрәкәтле була

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә, «Туган телем – Тукай теле» проектының 2025 ел сезонын башлап җибәргән.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә ансамбль Чаллы шәһәренең 39нчы башлангыч мәктәбе һәм 59нчы «Адымнар – Чаллы» гимназиясе балалары белән очрашкан. Сентябрьдә коллектив Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Казан мәктәпләренә юл алачак.

Ансамбль җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов туган тел бетмәсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә әйтте. «Эшләргә, көтеп утырмаска, үзеңнән башларга. Үзеңнән башлаганда, эшнең нәтиҗәсе дә бәрәкәтле була», - диде ул «Татар-информ»га.

Проект кысаларында фольклор коллектив мәктәп балаларында телгә, милли үзенчәлекләргә кызыксыну уяту җәһәтеннән, республика уку йортларында очрашулар үткәрә.

«Татар фольклоры буенча сәнгать концертлары барышында балалар иң үтемле классик шигърият үрнәкләре, татар халык җырлары, милли уен кораллары, милли кием, милли биюләр белән таныша, музыкаль биремнәрне үти, давыл, кырлы бәләк, зырлавык кебек кайбер уен коралларында уйнап та карый һәм билге дә ала. Шул рәвешле артистлары җырлый, бии, төрле уен коралларында уйный торган универсаль ансамбль үсеп килүче буында милли моңнарга, туган телгә мәхәббәт уята», - ди ансамбль җитәкчесе.

  • Ансамбль балалар белән озак еллар дәвамында эшли.
    Бу эш Татарстан Мәгариф министрлыгы ярдәме белән башланып киткән иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх