Кичә «Вашингтон Кэпиталз» хоккей клубы һөҗүмчесе Александр Овечкин НХЛ даими чемпионатларында 895 нче алкасын кертте һәм лига тарихында иң яхшы снайпер булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Овечкин белән уртак фотосын урнаштырды. "Егет яхшы уйный. Шәхсән тикшердем! Әфәрин!"- дип язды Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Искә төшерәбез, Татарстан җитәкчесе 2010 елның сентябрендә Овечкин белән бер бозда уйнаган иде. Ул вакытта хәйрия матчы узды, анда үзара Овечкин һәм Илья Ковальчук командалары очрашты. Шул матчтан соң Овечкин «Чемпионат»ка биргән интервьюсында Миңнехановның ничек уйнавына шаккатуын белдерән иде.
"Кеше хоккей ярата, кеше уйный белә. Мин аның бүгенге уеныннан бераз шок хәлендә калдым. Мондый компаниядә өч алка кертү һәм голлы передача бирү һәркем булдыра ала торган эш түгел. Шуңа күрә мондый кешеләрне алкышларга гына мөмкин", - диде ул чакта Овечкин.
Свежие комментарии