На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Нур» татар ансамбле 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгенең Зур залында «Нур» татар музыкаль фольклор ансамбль-студиясенең «Кайда сез, авыл балалары» концерты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Концерт башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Буа районы якташлар җәмгыяте очрашуы кысаларында рәссам Наилә Акмаеваның картиналары күргәзмәсе ачылды.

Ул озак вакыт дәвамында ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторын җитәкләде. Хәзерге вакытта Акмаева интерьер рәссамы, рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрә.

Концерт барышында «Нур» ансамблен юбилее – иҗат эшчәнлегенең 10 еллыгы белән Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фәрисов, Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, Татар мәдәни үзәге сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов котлады.

Ансамбль Татар мәдәни үзәге сәхнәсендә елдан-ел куя килгән концертлар яхшы язылган сюжет һәм эчтәлекле диалоглар белән аерылып тора, алар тамашачыларның авылда үткән яшьлеге турында хатирәләрен яңарта, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Ансамбль артистлары шулай ук авыл тематикасы белән яхшы таныш. Бу аларга авыл персонажларын – көтүчеләрне, механизаторларны, сыер савучыларны чынга охшатып уйнарга ярдәм итте.

Кичә дәвамында залда танылган һәм популяр җырлар яңгырады. Зал тулы иде. Тамашачылар уңышлы чыгышларны көчле алкышлар белән каршы алды.

Кичә Буа якташлары очрашуы белән дәвам итте, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх