На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кыргызстанда Сабан туенда «Ләйсән» ансамбле чыгыш ясаган

Кыргызстанның Җәләл-Абад шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Аны Җәләл-Абад өлкәсе «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Илчелеге ярдәме белән ел саен уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Котлау сүзләре белән Кыргызстан Республикасы Президентының Җәләл-Абад өлкәсе буенча Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты исеменнән Осмонов Жолжошбай Паязович чыгыш ясады, шулай ук котлаулар белән мэрия вәкилләре, Кыргызстан Халык ассамблеясе мәдәни үзәкләре рәисләре, Казан, Ош, Кара-Куль һ.

б. шәһәрләр кунаклары чыгыш ясады.

Бәйрәм программасында татар, рус, кыргыз, үзбәк, төрек телләрендә җырлар яңгырады.

«Ләйсән» ансамблендә катнашучылар татар, рус халык биюләре башкарды, гитарага кушылып җырлады. Үз талантларын күрсәтергә теләүчеләр күп булды.

Шәһәр халкы һәм кунаклар уеннарда, конкурсларда актив катнашты, бүләкләр дә отты, биеде, җырлады.Бәйрәм төшке аш белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх