На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Ак Барс» «Татарча матч»та Мәскәү өлкәсе командасына җиңелде

15 мартта «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең «Витязь» командасына оттырды. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге уенны, «Татарча матч» дип, төрле тематик күңел ачу чаралары, татар җырлары белән үткәрделәр. Хоккейчыларның формаларына татар орнаментлары төшерелгән иде. Боз сараена да алар түбәтәйләр киеп керде.

«Татнефть Арена»дагы алып баручылар да милли киемнәрдән иде.

Фото: © «Ак Барс» хоккей клубының социаль челтәреннән

Фото: © «Ак Барс» хоккей клубының социаль челтәреннән

Беренче период голларсыз узды.

Икенче периодның унберенче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Витязь» һөҗүмчесе Матвей Заседа исәпне ачты (0:1).

Өченче периодның уникенче минутында «Ак Барс» исәпне тигезли алды, голны Кирилл Семёнов кертте (1:1).

Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды, шуңа командаларга өстәмә вакытта көч сынашырга туры килде. Овертаймның беренче минутында Дерек Барак алканы «Ак Барс» капкасына кертте һәм «Витязь» командасына җиңү китерде (1:2).

  • «Витязь» – Гагарин Кубогы өчен көрәштә плей-офф этабына үтми, алар Континенталь хоккей лигасының Көнбатыш конференциясендә унынчы урында, ә киләсе этапка бары сигез команда үтә. «Ак Барс» – Көнчыгыш конференциясендә дүртенче урында.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пустоёров – О’Делл – Сем.Терехов, Князев – Лучевников;
  • Коршков – Кателевский – Кошелев (Җамалтдинов), Ст.Терехов.

«Витязь»

  • Кареев (Шикин);
  • Заседа – Галузин – Макеев, Валенцов – Рой;
  • Бучельников – Барак – Дарьин, Бусыгин – Стюарт;
  • Воробьёв – Цицюра – Савчик, Рыков – Ващенко;
  • Чивилёв – Алмазов – Ежов, Головков.

«Ак Барс»ның киләсе уены Астанада узачак. «Барыс» – «Ак Барс» матчы 20 март көнне 17:30 сәгатьтә башлана.

 

Ссылка на первоисточник
наверх