На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Тантана - 2025» театр премиясе номинантлары билгеләнде

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана - 2025» театр премиясе номинантлары билгеләнде. Исемлек Татарстан Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында урнашкан.

Лауреатлар шулар арасыннан сайлап алыначак һәм алар Халыкара театр көнендә – 27 мартта Камал театрының яңа бинасындагы зур сәхнәдән игълан ителәчәк.

Премиягә премьерасы 2024 елның 1 мартыннан соңрак һәм 2025 елның 1 мартыннан иртәрәк булган спектакльләр тәкъдим ителә ала.

«Дебют» номинациясе:

Әтнә театрының «Тәкъдим» спектаклендә Иван Ломов ролен башкарган Илназ Шакирҗанов;

Яшел Үзән музыкаль театрының «Мертвые души» спектаклендә Лизонька ролен башкарган Эльмира Минһаҗева;

Минзәлә театрының «Ул кайтты» спектаклендә Марат роле өчен Рөстәм Авзалов;

Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» һәм «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакльләрендәге рольләре өчен Инсаф Һидиятуллин.

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе:

Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектаклендәге Гайфи роле өчен Рафик Каюмов;

Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Зөлфия роле өчен Миләүшә Шәйхетдинова;

Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклендә Йолдыз роле өчен Лилия Мәхмүтова;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (Демидов утары театр резиденциясе) «История одного побега» спектаклендәге рольләре өчен Лилия Нурель;

Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Газизә роле өчен Илсөя Төхфәтуллина.

«Курчак театрының иң яхшы актёры» номинациясе:

Чаллы курчак театрының «Господин Скороходов» спектаклендәге роле өчен Егор Митрофанов;

Чаллы курчак театрының «Господин Скороходов» спектаклендәге роле өчен Эдуард Гурлев;

«Әкият» курчак театрындагы «Анам кыры» спектаклендәге роле өчен Эльвира Гыйлемханова;

«Әкият» курчак театрындагы «Әбугалисина» спектаклендәге роле өчен Нияз Садыйков;

«Әкият» курчак театрындагы «Анам кыры» спектаклендәге роль өчен Айвар Гыймаев, Александр Карпеев, Эдгар Гайнуллин.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә:

Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Ана роле өчен Альбина Гайзуллина;

Казан ТЮЗының «Просто жить» спектаклендәге Агриппина Станиславовна роле өчен Нина Калаганова;

Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Әби роле өчен Халидә Сөнгатуллина;

Бөгелмә театрының «Женитьба» спектаклендә Фекла Ивановна роле өчен Надежда Вышенская;

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә:

Бөгелмә театрының «Женитьба» спектаклендә Жевакина роле өчен Александр Кочетов;

Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектаклендәге Хәлил Фәтхиевич роле өчен Илфат Аскаров;

Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Ата роле өчен Илназ Хәбибуллин;

Казан ТЮЗының «Без вины виноватые» спектаклендәге роле өчен Дмитрий Язов;

Әлмәт театрының «Бер хыянәт тарихы» (Фәхрине үтереп ташладылар) киноспектаклендәге Илгизәр роле өчен Раушан Мөхәммәтҗанов;

«Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) иң яхшы роль» номинациясе:

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Кармен» спектаклендәге роле өчен Венера Протасова;

Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф–Зөләйха» спектаклендә Йосыф роле өчен Руслан Закиров;

Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф–Зөләйха» спектаклендә Зөләйха роле өчен Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль» номинациясе:

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендәге роле өчен Михаил Тимаев;

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендәге роле өчен Вагнер Карвальо;

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендәге роле өчен Кристина Андреева-Захарова;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) «Soul Kitchen» спектакле өчен Мария һәм Марсель Нуриевлар.

«Иң яхшы хатын-кыз роль» номинациясе:

Әлмәт театрының «Нечкәбил» спектаклендәге роле өчен Лилия Заһидуллина;

Бөгелмә театрының «Варшавская мелодия» спектаклендәге роле өчен Ләйсән Хәбибуллина;

Буа театрының «Баязитова» спектаклендәге роле өчен Руфина Хаматдинова;

Түбән Кама театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендәге Гөлфинә роле өчен Гөлнура Галиева;

Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен Ләйсан Гатауллина;

Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен Резеда Сәлахова;

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе:

Түбән Кама ТЮЗының «Гробовщик» спектакле өчен Павел Минибаев;

Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Габдулла Тукай роле өчен Эмиль Талипов;

Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Батыр роле өчен Булат Гатауллин;

Казан ТЮЗының «Слушай мои позывные» спектаклендә Автор роле өчен Алексей Зильбер;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (Демидов утары театр резиденциясе) «История одного побега» спектаклендәге роле өчен Искәндәр Хәйруллин.

«Актёр ансамбле» номинациясе:

Минзәлә театрының «Ул кайтты» спектакле;

Түбән Кама театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле;

«Мастеровые» театрының «Педагогическая поэма» спектакль;

Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) «Картотека» спектакле;

Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектакле;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (Демидов утары театр резиденциясе) «Табу» спектакле.

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясе:

Чаллы курчак театрының «Господин Скороходов» спектакле;

«Әкият» курчак театрының «Кошкин дом» спектакле;

«Әкият» курчак театрының «Әбүгалисина» спектакле;

Кариев театрының «Куркак батыр» спектакле.

«Кече форматлы иң яхшы спектакль» номинациясе:

Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле;

«Экият» курчак театрының «Әбүгалисина» спектакле;

Казан ТЮЗының «Слушай мои позывные» спектакле;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) «Картотека» спектакле.

«Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясе:

Буа театрының «Баязитова» спектакле;

Чаллы театрының «Без - 41нче ел балалары» спектакле;

Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле;

«Әкият» курчак театрындагы «Анам кыры» спектакле;

Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектакле.

«Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясе:

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектакле;

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Кармен» спектакле;

Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф–Зөләйха» спектакле;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) «Tartar» спектакле;

Яшел Үзән музыкаль театрының «Мертвые души» спектакле.

«Эксперимент» номинациясе:

Әлмәт театрының «Йорт» спектакле;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (MON театр мәйданчыгы) «Луманзе/Снегурочка» спектакле;

Түбән Кама ТЮЗының «Гробовщик» спектакле;

«Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (Демидов утары театр резиденциясе) «Бар «Хэмингуэй»» спектакле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх