На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Хәрби хәбәрче махсус операция зонасындагы Сайлау участокларында булган

Татарстан хәрбиләре өчен махсус хәрби операция зонасында алдан тавыш бирү үткәрелгән. Ул берничә көн дәвам иткән, моның өчен хәрби-кыр шартларында да Сайлау участоклары булдырылган. Сайлау көнендә экстерриториаль участоклар эшенә багышлаган матбугат конференциясендә хәрби хәбәрче Зөфәр Дәүләтшин бу хакта сөйләп үтте.

«Безнең хәрбиләр тавыш биргән өч Сайлау участогында булдык. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Аларның ничек гадел итеп һәм үз теләкләре буенча тавыш бирүләренә инандык. Алар өчен бу әле мораль ярдәм дә, сугышчылар алар турында беркем дә онытмавын аңлый, һәм аларның тавышы мөһим», – дип сөйләде ул.

Дәүләтшин сөйләвенчә, хәрбиләргә үзләрен гражданлык җәмгыятенең бер өлеше итеп тою һәм аларның фикере мөһим икәнен аңлау аеруча әһәмияткә ия.

«Илнең яңа төбәкләрендә хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре өчен сайлауда катнашу үзләренең кече Ватаннары белән элемтәләрен югалтмауларының бер дәлиле булып тора», – диде РФ Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркеме җитәкчесе урынбасары Александр Малькевич.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх