На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Актанышта махсус операциягә ярдәм итүче волонтерларны бүләкләделәр

Актанышта узган алдынгылар слетында 2024 елга йомгак ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә катнашкан иң актив волонтерларны бүләкләделәр. Бу вакыйга якташлары юлыккан кыенлыклардан читтә калмаганнарны, алгы сафта торучыларга ярдәм итүдә ныклык һәм фидакарьлек күрсәткәннәрне бергә җыйды.

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев иң танылган волонтерларга бүләкләр тапшырды. Аларның һәммәсе 5 мең сум күләмендә премия һәм актив эшчәнлек өчен рәхмәт хаты алды. Бүләкләнүчеләр арасында – Лилия Гикрамина, Фирдания Нуруллина, Гөлназ Гарифуллина, Ләйлә Салихҗанова, Рәмзия Латыйпова, Гөлинә Иделбаева, Гөлинә Галимова, Руслан Ханов, Венера Сабитова, Елена Арсланова бар.

«Бу кешеләр безнең заманның чын геройларына әйләнде, алар фронттагы сугышчыларга ярдәм итеп кенә калмый, ә район халкы арасында бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү рухын да ныгыта. Аларның тырышлыгы игътибарсыз калмады һәм аларның һәрберсе уртак эшкә саллы өлеш кертте», – диде спикер.

Шулай ук Илшат Габделхәев якташ хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыруда булышлык күрсәткән меценатлар эшен дә билгеләп үтте. Аларга рәхмәт әйтте һәм сыннар тапшырды. Алар арасында Айрат Гапсәләмов, Илүс Ярмиев, Рамил Вәлиев, Айгиз Фәрдиев һәм Айгөл Гыйздатуллина бар.

«Иганәчеләр волонтерлар өчен ныклы терәккә әйләнде, алар гуманитар ярдәм оештыруда һәм алгы сафтагы хәрбиләрнең рухын саклауда булыша. Аларның гомуми эшкә керткән өлеше җәмгыять каршында теләктәшлек һәм җаваплылык үрнәге», – диде башлык урынбасары.

«Без волонтерлар һәм иганәчеләрнең фидакарьлеге һәм эшкә тугрылыгы белән горурланабыз! Аларның тырышлыгы фронттагыларга гына түгел, Актаныш районында яшәүчеләрнең бердәмлеген һәм үзара ярдәмләшүен дә ныгыта. Авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булганнарны истә тоту мөһим, һәм нәкъ менә шундый кешеләр безнең дөньяны яхшырак итә!» – дип йомгаклады Габделхаев.

Алдарак Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов волонтерларга махсус операциягә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

«Кешеләр моны ихлас һәм чын йөрәктән, үз тирәләренә шундый ук битараф булмаган кешеләрне берләштереп, фикердәшләренең тулы командасын туплап эшли», – диде республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Язма Ләйсән Газизова ярдәме белән әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх