Россия Кораллы көчләре эшчәнлегенә йомгак ясап, Кораллы көчләрнең Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов ил җитәкчелеге куйган барлык максатлар да үтәләчәк, диде.
«Махсус операция уздырганда без төрле формированиеләр тарафыннан хәрби хәрәкәтләр алып бару, авиация, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре һәм башка төр гаскәрләр куллану буенча зур практик тәҗрибә тупладык», – дип сөйләде Герасимов.
Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция максатлары үтәләчәк.
«Бездә потенциаль көндәшнең мөмкинлекләрен, аның сугыш кырындагы гамәлләр актикасын, көнбатыш җитештергән коралларның көчле һәм зәгыйфь якларын ачык аңлау бар», – диде Россия Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе.
Алга таба глобаль һәм төбәк дәрәҗәсендә вазгыятьне тотрыклырак итү өчен шартлар булдыру эшен дәвам иттерү планлаштырыла.
Свежие комментарии