На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Чирмешәндә Суган бәйрәмендә метр ярым диаметрлы суган пирогы белән сыйлаганнар

Чирмешәндә быел өченче тапкыр узган «Суган даласы» бәйрәмендә республика районнарыннан тыш, күрше Самара өлкәсеннән, Башкортстаннан да иҗат коллективлары үз осталыкларын күрсәтте. Әлеге чара елдан-ел купшырак, күңеллерәк уза, катнашучылар саны да арта бара. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Бәйрәм кунакларын муниципаль район җитәкчесе Рамил Әйбәтов һәм Татарстан Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең («Таткультресурсцентр») сектор мөдире Гүзәл Фаизова сәламләде.

Фото: © Гөлсирә Шәрифуллина/https://nashcheremshan.ru/

Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар, «Суган ярышлары» һәм «Суганнан ясалган» дип аталган матурлык бәйгеләре үтте.

Бәйрәм барышында берничә мәйданчыкта мастер-класслар, балалар өчен уеннар да оештырдылар.

Шешминкадан Камилла Зубова бүгенге бәйрәм уңаеннан суган формасында имбир прянниклары пешергән, аларны матур итеп бизәгән. Кайберәүләр аларны Чирмешәннән сувенир булыр дип, күчтәнәчкә алдылар. Шулай ук җирле рецептлар буенча пешерелгән суган ашы, суган бөккәннәре дә тәкъдим ителде.

Суганнан тәмле ризыклар гына түгел, ә матур әйберләр дә ясап була, Иске Элмәледән Елена Селиванова чәчәк бәйләменә альтернатива тапкан – ул суган бәйләмнәре ясарга өйрәнгән. Бик матур килеп чыга

Фото: © Гөлсирә Шәрифуллина/https://nashcheremshan.ru/

.

Ә инде метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогын мичтән алуларын бөтен мәйдан түземсезлек белән көтеп алды. Аны бик тиз таратып бетерделәр. Пирогның рецептын былтыр язган идек, ләкин быел да языгыз әле, дип сораучылар күп булды.

«Пирогның камырына 5 литр кефир, 1 чынаяк көнбагыш мае, бераз шикәр комы, бер кап чүпрә кирәк булды, эчлегенә 36 килограмм суган пешердек», - диде Туймәт авылыннан Ралия Бәдретдинова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх