Марат Гатин Каһирәдәге Рус йорты җитәкчесе вазифасыннан китте. «Миллиард.Татар» басмасы социаль челтәрләрнең берсендә җитәкченең сәхифәсенә сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
«Минем Мисырдагы алты елга сузылган командировкам тәмамланды. Александриядә эшләгән беренче өч ел һәм алга таба Каһирәдә (Каһирәдәге Рус йорты) хезмәт иткән өч ел күңелемдә онытылмаслык эз калдырды.
Шушы елларда барлык башлангычларыбызда ярдәм иткән, мине аңлаган өчен бергә эшләгән хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Нәкъ менә бердәм команда рухы ярдәмендә без һәрвакыт алдынгы булдык һәм уңышларга ирештек», – дип искәртте Гатин.Элеккеге түрә шулай ук «Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының Мисырдагы вәкиллегенә киләчәктә дә алдынгы позиция биләвен һәм яңа офыклар ачуын» теләде.
Марат Илшат улы Гатин 1976 елның 25 сентябрендә ТАССРның Арча бистәсендә (хәзер шәһәр) туа. 2001 елда «Гарәп теле һәм ислам нигезләре» белгечлеге буенча Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетының «Буус Әл-Исламия» институтын, шулай ук «Филология» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын (читтән торып) тәмамлый.
Татарстан Республикасы Президенты Тышкы элемтәләр департаментының Азия һәм Африка илләре секторы баш киңәшчесе булып эшли. 2009 елдан – ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаментының Азия һәм Африка илләре секторы мөдире. 2010 елның декабреннән - ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы.
2018 елның мартында Александрия шәһәрендә Россия фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе була. 2021 елда Каһирәгә күчеп китә һәм анда да шундый ук үзәкне җитәкли.
Каһирәдәге Рус йорты буларак билгеле Россия фән һәм мәдәният үзәгенә 1966 елда нигез салынган. Аның максаты - Мисырда Россиянең мәдәни һәм гуманитар йогынтысын ныгыту, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии