29 сентябрьдә Иске Ярмәк авылы мәдрәсә бинасында Мәүлид һәм Корбан мәҗлесләре үткәрелә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Сәгать 11дә апалар-ханымнар өчен, өйлә намазыннан соң абзыйлар, ир-атлар өчен мәҗлесләр үткәреләчәк. Ә инде сәгать 15тә балалар өчен дини викторина-бәйге, сабан туе форматында кайбер уеннар уздырылачак.
Балаларга бүләкләр тапшырылгач, алар өчен дә мәҗлес булачак, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии