Татарстанда волейболны динамикалы үстерү өчен мәктәп һәм яшьләр оешмалары белән күбрәк эшләргә кирәк. Республика Волейбол федерациясе башлыгы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федерациянең хисап конференциясендә шул хакта әйтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бездә олылар командалары тәэмин ителгән, яхшы чыгыш ясыйлар.
Мәктәп һәм яшьләр оешмалары белән эшне көчәйтергә кирәк. ТР Мәгариф министрлыгыннан утырышларның берсендә бу мәсьәләне республикабызның муниципаль берәмлекләре буенча көн тәртибенә кертүен сорыйм», - дип билгеләп үтте төбәк парламенты башлыгы.Татарстан Волейбол федерациясе илдә иң яхшыларның берсе дип бәяләнә, әмма бу ирешелгәндә тукталып калырга сәбәп түгел, дип ассызыклады ул.
«Безнең республикада волейболны яраталар. Бу арзан спорт төре. Бүгенге икътисади вәзгыятьтә бик әһәмиятле шарт», - дип белдерде Мөхәммәтшин.
Федерациянең төп проекты – Мәктәп волейбол лигасы. Ул ел саен әлеге спорт төре белән мавыгучы меңләгән баланы берләштерә, дип билгеләп үтте оешманың вице-президенты Олег Брызгалов.
«Мәктәп волейбол лигасы – ул спорт турниры гына түгел, актив җанатар мәктәбе дә. Ел саен 10 меңнән артык укучы профессиональ командаларыбызның уеннарында була. Агымдагы сезонда 30 мәктәп өчен 14 ачык тренировка үткәрдек», - дип аңлатты ул.
Бу сезонда Мәктәп волейбол лигасы инде 200дән артык уен уздырган.
Свежие комментарии