На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китапларын тәкъдим итү кичәсе була

3 июль көнне сәгать 11:00 дә күренекле халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Казан утлары» журналы хәбәр итте.

«Кәнәфи» - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы.

«Ерактагы якын туганнар» китабында исә сәфәрләрдән язмалар тупланган.

Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында. Үзгәртеп кору елларында сүз иреге, хөррият белән бергә башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатлар да өскә чыкты. Язучы үз әсәрендә кәнәфи ияләрен шушы үзгәреш шартларында тасвирлап, аларның әхлакый йөзен күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Тәкъдим итү кичәсе Декабристлар урамы, 2 йортта узачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх