Бүген Казанда өченче тапкыр 30нчы маршрутлы автобус (борт номеры — 723) Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөри. Автобус иртәнге сәгать 6:00дән кичке 18:00гә кадәр йөриячәк.
- Әлеге акция Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан 2023 елдан бирле үткәрелә. Ул «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын үз өстенә алган.
30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша һәм теләгән кеше «Зәкят» фондына сәдака да күчерә алачак.
«Закят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов автобусның көн дәвамында эшчәнлеге турында сөйләде. «Бүген, Рамазан аеның уртасында, җомга иртәсендә, без өченче ел рәттән «Хәйрия маршруты» дигән акциябезне башлап җибәрдек. Төгәлрәк әйтсәк, бу Казаныбызның 30нчы санлы автобус маршруты. Узган елны ул 10 чакрымга һәм 5 тукталышка озынайтылган иде. Әлеге маршрут иң озыннарыннан булганга күрә, ел саен без нәкъ шул маршрутта тукталабыз», – диде ул.
Көн дәвамында маршрутта 1200 пассажир йөрергә тиеш дип күзаллана. «Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр «Зәкят» фондының хезмәткәрләре гадәти кондукторлар урынына йөриячәк һәм халыкка исламыбызның күркәмлеге, Рамазан аенда хәйриячелек мөһимлеге турында аңлатачак», – дип билгеләде Булат хәзрәт.
Автобусны кичә тәравих намазыннан соң «Зәкят» фонды вәкилләре ПАТП гаражына барып бизәгәннәр. Аны ерактан күреп һәм танып була: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылган, ә салоны шарлар белән бизәлгән.
Свежие комментарии