«Язмышыма, Ходаема туган җиремдә, яраткан халкыма 35 ел хезмәт итәргә сәламәтлегемне, мөмкинлекләрне биргәне өчен рәхмәтлемен», – диде Габделәхәт Хәкимов.
Бүген Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов вазифасыннан китте. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында район советтының чираттан тыш утырышында ул райондашлары алдында җитәкче буларак соңгы сүзе белән чыгыш ясады.
Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы белән 35 ел идарә итте.«Язмышыма, Ходаема туган җиремдә, яраткан халкыма 35 ел хезмәт итәргә сәламәтлегемне, мөмкинлекләрне биргәне өчен рәхмәтлемен», – дип башлады ул сүзен һәм хезмәт юлына кагылышлы хатирәләрен яңартты.
Габделәхәт Хәкимов 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник вазифасыннан башлый. 1972-1980 елларда ул – «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. Габделәхәт Хәкимов Советлар Союзы Югары һәм махсус урта белем министрлыгы җитәкчесе фәрманы нигезендә «Тукай» колхозы базасында совхоз-техникум оештырылуын искәртте. Ул чакта «Тукай» колхозының 1 млн сумнан артыграк кредиты булганын әйтте. Чагыштыру өчен мисал китерде: хастаханә комплексы төзелеше ул вакытта 960 мең сумга төшкән.
«Мәскәү шулай кушты: мәсьәләне чиста биттән башларга. Ул бурычлар мәсьәләсе буенча Үзәк банкка бардым. Совхоз-техникум директоры буларак биш ел хезмәт иттем. Татарстанда иң алдынгы, РСФСР да иң алдынгыларның берсе булып саналды ул. 90нчы елларда ТАССР Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар. Депутат булганда, өч наказ алдым: хастаханә салдыру, мәчет салдыру һәм районны кайтару – Әтнә халкы шундый наказ бирде», – дип искә төшерде Габделәхәт Хәкимов.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Хастаханә бик аварияле хәлдә иде, агач хастаханә иде. Аны салдыру буенча берничә мөрәҗәгать булды. Әле аның проекты да юк, диделәр. Шунан соң проект булдырырга тотындык. Татарстанда ул проектны эшләмиләр икән. Аны Украинада эшлиләр, Украина Сәламәтлек саклау министрлыгының фәнни-тикшеренү институтына барып, проектын ясатып, аны Новосибирскида раслатып, шушы процессларны совхоз-техникум директоры булганда үттем. 120 мең сум тора иде ул – 15 КАМАЗ бәясе. Шундый эш эшләнгән иде», – дип сөйләде Әтнәнең экс-башлыгы.
Алга таба ул районны торгызу эшенә тукталды. «Районны кабат кайтару, торгызу – иң катлаулысы шул булды. Залдагы 5 процент кеше дә ул чакта нәрсә эшләнгәнен белми, хәтерләми. Районны оештыру буенча эшкә тотындык. Мартта депутат булдым, апрельдә эшкә тотындым. Әтнә районын булдыру буенча инициативалы группа төзелде. Аның җитәкчесе итеп, минем укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарымны җитәкчелек итәргә сорадык. Ул эшкә кереште. Мин җитәкчеләрне җыйнап, колхоз рәисләрен хастаханә төзелеше буенча дип, хастаханәгә җыйдым...» – дип үткәннәрне барлады Габделәхәт Хәкимов.
«Кадерле райондашлар, бергә эшләгән коллектив, команда! Районның күрсәткечләрен беләсез. Республика хуҗаларыннан районыбызга, халкыбызга карата мөгаләмәне беләсез. Киләчәктә яңа җитәкче белән дә иңгә иң куеп, матур итеп эшләргә насыйп булсын! Елларыбыз тынычланып, һәр эштә исәнлек-саулык, уңышлар юлдаш булсын!» – дигән теләкләр белән тәмамлады ул чыгышын.
- Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан)
- Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре.
- 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.
- 1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе.
- II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Свежие комментарии