Биектау районында үсеп килүче буын белән эшләүнең кызыклы алымнары гамәлгә ашырылган, шулай ук тарихи хәтерне саклау юнәлешендә зур эш алып барыла. Муниципалитетта узган «Бердәм Россия» көне нәтиҗәләре турында мондый тәэсирләр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты.
«Без җирле бүлекчәләребезнең ничек эшләвен, нинди проектларда катнашуын, халык белән ничек эшләвен тагын бер кат карау өчен республика районнарына планлы рәвештә барып йөрибез. Биектау районы зур канәгатьлек хисе калдырды. Бу актив муниципалитетларның берсе. Биредә кызыклы форматлар, күргәзмәләр күп, бу бигрәк тә зур бәйрәмнәр, 1 Май һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан актуаль. Монда ветераннарга ничек хөрмәт күрсәтүләрен, мәктәпләрдә яшьләр белән ничек эшләүләрен карадым», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Район шулай ук берничә зур республика һәм федераль проектларда катнаша, шуның нәтиҗәсендә муниципалитетны үстерү өчен өстәмә акчалар җәлеп ителә, дип өстәде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
«Узган елда гына да районга 6,7 миллиард сум акча җәлеп иттек. Бу илкүләм проектлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларын төзү һәм ремонтлау, «Безнең ишегалды» программасы һәм башкалар», – дип аңлатты ул.
Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәне карады, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән аралашты.
Свежие комментарии