На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Татарстанның «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» җиңүчеләрен бүләкләүгә бара

«Апуш» балалар татар театр студиясе «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак. Ул 15-18 апрельдә Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә уза.

Шунда ук фестиваль җиңүчеләренең спектакльләрен күрсәтү оештырыла. «Апуш» студиясе драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Авыл эте Акбай» мюзиклын күрсәтә, ул Татарстанга «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә җиңү китерде.

Фестивальдә Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән профессиональ булмаган театр коллективлары катнашты. «Театраль Идел буе»ның VI сезонына барлыгы 1455 коллектив һәм 21578 катнашучы кушылды. Җиңүчеләрне Бөтендөнья театр көнендә игълан иттеләр. Проектта катнашучыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән аның урынбасары Олег Машковцев мөрәҗәгать итте.

«Безнең өстенлекле бурыч - үз тормышын театр белән бәйләргә карар кылган округның һәр яшь кешесе даими рәвештә үсә алырлык шартлар тудыру. Театр сөючеләргә фестиваль иң яхшы спектакльләрне күрергә мөмкинлек бирә. Ел саен спектакльләрне караучылар саны 50 меңнән артып китә, бу сезонда аларны «ВК-видео»да урнаштырганнан соң инде 100 меңнән артып китте», – дип белдерде ул.

Фестивальнең округ жюрие шулай ук «Авыл эте Акбай» спектаклендә Акбай ролен уйнаган Рәмис Хәкимовны «Иң яхшы ир – ат роле» номинациясендә, ә балалар театр коллективлары арасында «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә музыка авторы, бу спектакльнең композиторы Зөлфәт Вәлиуллинны билгеләп үтте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх