Федерация Советы Россиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балалары өчен югары уку йортларында бушлай белем алуга квота бирү турындагы законны хуплады. Бу хакта ТАСС яза.
Инициативаны Сергей Миронов җитәкчелегендә «Гадел Россия – дөреслек өчен» депутатлары тәкъдим итте. Төзәтмәләр «Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы законны тулыландыра.
Алар хакимият органнары карарлары нигезендә РФ территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ташлама бирә.Элегрәк мондый квота чит илләрдә сугышкан кешеләрнең балаларына гына кагыла иде. Яңа закон исә моны үзгәртә һәм тигез хокуклар тәэмин итә.
Свежие комментарии