Җирле үзидарәнең җирлек дәрәҗәсен бетерү хакимиятләрнең авыл территорияләрен үстерүгә игътибарын киметергә мөмкин. Сәбәпләрнең берсе – муниципаль округларның вәкиллекле органнарында авыллардан депутатлар санының кимүе. Сайлау округлары халык санын исәпкә алып төзелгәнгә күрә, мандатларның күпчелеге зур шәһәрләр вәкилләренә эләгәчәк, ә авыл җирлекләре минималь вәкиллек белән кала.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламентская газета»га шундый комментарий бирде.Бер дәрәҗәле системага күчү шәһәр депутатларының, авыл территорияләрен тиешле игътибардан калдырып, беренче чиратта шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләрен хәл итү куркынычы тудырачак, дип өстәде Мөхәммәтшин. Проблема аеруча зур шәһәрләре булган округларда күренәчәк.
Хәзер Татарстанда җирлек дәрәҗәсендә 7663 депутат эшли – алар кече ватаннарын үстерү белән кызыксына. Бер дәрәҗәле система гражданнарның инициативасын какшатырга һәм җирле проблемаларны оператив хәл итүне катлауландырырга мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның җирле үзидарәне оештыру турындагы закон идеясен хуплавы турында язган иде. Аның фикеренчә, гамәлдәге ике дәрәҗәле система үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.
Свежие комментарии