На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казандагы БРИКС саммитында 400дән артык волонтер эшләячәк

БРИКС саммиты өчен Татарстан башкаласында зур булмаган волонтерлык программасы оештырылган. Якынча 400 кеше җәлеп ителгән, шуларның 120се генә – Татарстанда яшәүчеләр. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов халыкара чарага әзерлек эшләренә багышлап мэриядә үткәрелгән киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Волонтерлык программасы бик зур зур түгел, 400гә якын кеше. Бу чараның дәрәҗәсе белән бәйле. «Росконгресс» фонды тарафыннан объектларда эшләү өчен 277 кеше сайлап алынды. Күбесе – Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан, аларның соңгы ике елда Президент чараларын үткәрүдә тәҗрибәсе бар», - дип ачыклык кертте спикер.

Татарстаннан 120 кеше сайлап алыначак – алар аккредитация таләп ителмәгән, тәрҗемәчеләр кирәк булган зоналарда эшләячәк.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх