
Фото: © ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте
ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Шул рәвешле, ул «Бердәм Россия»нең 24 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасын ачты, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Фото: © ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте
Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Яке авылында яшәүче Рөстәм Вәлиев Фәрит Мөхәммәтшинга махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган авылдашлары хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасын оештырырга тәкъдим итте. Алар арасында Рөстәм Вәлиевнең улы да бар. Яшьләр укыган мәктәптә алар истәлегенә «герой партасы» ачылган. Район клубы бинасының фасадына да мемориаль такта куелган.
Дәүләт Советы Рәисе геройларның истәлеген кадерләп саклаган өчен аңа рәхмәт белдерде һәм мемориаль тактаны тантаналы рәвештә ачу мәсьәләсен шәхси контроленә алачагына ышандырды.

Фото: © ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте
«Укучылар үз сыйныфташларының һәм якташларының батырлыкларын онытмасын өчен мондый чаралар үткәрергә кирәк, чөнки бу патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе генә түгел, ә барыннан да элек бу геройлар истәлеген саклау да», – дип искәртте Мөхәммәтшин.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисенә Леонид Сальников та мөрәҗәгать итте, аны «Бердәм Россия» сафларына керү мәсьәләсе кызыксындырган. Парламент башлыгы белән әңгәмәдән соң партия хезмәткәрләре аның өчен аңлату эше алып барды һәм кирәкле ярдәм күрсәтте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии