На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Әлмәттә беренче тапкыр халык мюзиклы куела

Әлмәттә беренче тапкыр халык мюзиклы куела. «Борынгы шәһәр турында сага» мюзиклында бары тик шәһәрнең талантлы үзешчәннәре генә катнаша. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Рәфкать Шаһиев яза.

Атна башында озакламый куелачак «Борынгы шәһәр турында сага» мюзиклы буенча «Нефтьче» китапханәсендә матбугат конференциясе булды.

Мюзикл «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә куела.

Оештыручыларның, авторларның сөйләүләренчә, тамаша шактый мавыктыргыч һәм кызык булырга охшаган. Беренчедән, ул татар тарихы, фольклоры мюзикл форматына салынуы белән үзенчәлекле булса, икенчедән, әлеге мюзиклда катнашучы алтмышка якын артистның берсе дә профессионаллар түгел.

Мюзиклның идея авторы - Виктор Полуполтинов. Ул композитор, «Татнефть» Хәйрия фондының музыкаль проектлары һәм Әлмәттәге автор җыры клубы җитәкчесе. Мюзиклның сценариен Мәскәү драматургы Ирина Волковая язган.

Оештыручылар сүзләренчә, алар тамашачыларны сөендерү, спектакльне балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы итү өчен барысын да эшли.

Ссылка на первоисточник
наверх