2025 елда республика юлларында пошилар белән бәрелешеп, ике машина йөртүче һәлак булган.
Пошилар республика юлларына ешрак чыга башлады – бу машина йөртүчеләр өчен дә, хайваннарның үзләре өчен дә бик куркыныч. Нәкъ менә көз башында пошиларның чоры бара, шуңа күрә алар бик теләп ерак араларга күченә. Мондый юл һәлакәтенә ничек эләкмәскә икәнен тулырак «Татар-информ» репортажында укыгыз.
«Поши барлык хайваннар арасында машина йөртүчеләр өчен иң зур куркыныч тудыра»
Татарстанда пошиларда парлашу чоры башланды. Экспертлар сөйләвенчә, бу вакытта алар аеруча активлаша, ана хайваннарны эзләп ерак араларга күчәләр. Шуңа бәйле рәвештә пошилар еш кына юлларга йөгереп чыга. Машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республика юлларында поши белән 12 юл-транспорт һәлакәте булган, ике кеше үлгән, 13 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
«Хәзер кууның иң кызган чагы инде, ул октябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Поши бездә бу вакытта аеруча активлык күрсәтә, бигрәк тә ата пошилар. Пошилар асылда аз йөри, нигездә азык кишәрлекләре булган аерым урыннарда туплана һәм анда үсемлекләрне ашый. Аларның яшәү рәвеше шундый, ә август ахырыннан сентябрьгә кадәр поши гормональ күтәрелеш аркасында активлыгын арттыра һәм ана хайванны эзли башлый», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков.
Ул пошиларның парлашу чорында агрессия күрсәтергә һәм урманлы җирләр аша уза торган юлларга чыгарга мөмкин булуын билгеләп үтте.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Татарстанда юллар челтәре яхшы үсеш алган.
Яхшы юллар, автомобильләр артты. Ләкин Татарстанда пошиларның саны да шактый булуын онытырга ярамый. Хәзер бөтен Россия буенча тояклы хайваннар – пошилар, кыр кәҗәләре арту тенденциясе бара. Шуңа күрә машина йөртүчеләр бу чорда аеруча игътибарлы булырга тиеш. Теләсә нинди хайванның юлга чыгуына һәрвакыт әзер булырга кирәк», - дип өстәде ул.Поши юлда үзе өчен генә түгел, машина йөртүчеләр өчен дә куркыныч тудыра. Өстәвенә, барлык хайваннар арасында ул, мөгаен, иң зур куркыныч тудырадыр. Аның аяклары озын, башы зур мөгезләр белән капланган һәм гәүдәсе дә авыр. Бу аны пассажирлар һәм автомобиль йөртүчеләр өчен аеруча куркыныч итә. Бәрелешкәндә пошиның авыр түшкәсе еш кына алгы пыяланы тишә һәм салонга очып керә.
«Тәүлекнең караңгы вакытында урман массивлары янында аеруча игътибарлы булырга кирәк, ул вакытта хайваннарда активлык аеруча зур. Без хайваннар белән юл һәлакәте булган урыннарда кисәтү билгеләре куюны сорыйбыз. Мондый билгеләр бездә бөтен җирдә диярлек куелган», - дип сөйләде Ринат Чиспияков.
Күпчелек машина йөртүчеләр фикеренчә, юлда поши белән очрашу ихтималы бик аз һәм алар белән мондый хәл булмаячак. Әмма статистика аяусыз.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 13 сентябрьдә Татарстанның Әлмәт районында УАЗ автомобиле йөртүчесе каты тизлек белән барган һәм пошига бәрелгән. Хайван урында ук һәлак була, юл һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән машина йөртүчесе хастаханәдә үлә.

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
«Хәтта бераз зарарланган хайванга да якын килмәвең яхшы»
Ринат Чиспияков аңлатканча, юл һәлакәте булган очракта баштан кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк. Урынга ГАИ хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк, ә алар ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау бүлеге район хезмәткәренә хәбәр итәчәк.
«Безнең хезмәткәр һәлакәт булган урынга киләчәк, тиешле документлар төзиячәк. Ветеринарлар килеп бәрдерелгән хайванга ярдәм күрсәтәчәкләр. Мондый юл һәлакәтеннән соң машина йөртүчегә китерелгән зыянны компенсацияләргә туры киләчәк, моның белән иминият компанияләре шөгыльләнә. Пошины үтергән өчен штраф 80 мең сумны тәшкил итә. Поши белән юл һәлакәтләре, кызганыч, хайван өчен 90 процент очракта үлем белән тәмамлана. Әгәр машина йөртүче хайванга бераз гына кагылган икән, аның янына барыбер якын килмәвең яхшы, чөнки ул шок хәлендә һөҗүм итәргә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады Ринат Чиспияков.
Бу елның февралендә Әлмәт районында поши машина бәрдергәннән соң һәлак була. Социаль челтәрләрдә машина йөртүчеләр хәбәр иткәнчә, поши бәрелешүдән соң юлда берничә сәгать яткан. Юл һәлакәте турында хәбәр алганнан соң, биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре район ветеринары белән бергә бу урынга килгәннәр. Әмма зыян күргән пошины коткарып кала алмаганнар, чөнки хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Росавтодор машина йөртүчеләр өчен хайваннар белән юл һәлакәтеннән качу һәм аларга ярдәм итү мөмкинлеге турында берничә киңәш әзерләгән. Нигездә, хайваннар һәм кошлар машина алдында кинәт пәйда була, шуңа күрә рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеген саклау бик мөһим.
- Әгәр урман машина юлына якын урнашкан икән, тизрәк хәрәкәт итәргә рөхсәт бирә торган билгеләр урнашкан булса да, тизлекне сәгатенә 70-80 километрдан арттырмаска кирәк.
- Зур хайваннарны, мәсәлән, поши яки боланнарны арттан әйләнеп узу яхшы. Шулай итеп, ерткыч курка һәм машинага һөҗүм итү куркынычы шактый аз.
- Фараларны ялтыратып яки гудок белән хайванны куып җибәрмәгез: күзләре чагылган яки курыккан хайванның нишләячәген алдан белеп булмый.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, юлда куркыныч туганда, машина йөртүче туктаганчыга кадәр тизлекне киметергә тиеш. Бу, шул исәптән, хайваннар белән очрашуларга да кагыла. Әгәр машина йөртүче тукталыш урынына урау маневр ясарга карар кылган һәм бу юл һәлакәтенә китергән икән, аның өчен җаваплылык машина йөртүчедә булачак. Кинәт йөгереп чыккан җәнлеккә кадәр ара бик аз булганда һәм туктап калу мөмкинлеге булмаганда гына урап узуның мәгънәсе бар.
- Бәрдерелгән фауна вәкилен һич кенә дә үзең белән алып китәргә ярамый – законсыз ау өчен сез штраф ала аласыз.
- Ерткычны машина юлыннан үзегезгә күчерергә тырышырга кирәкми. Әмма ул җәрәхәтләнгән һәм аңа ярдәм кирәк икән, мөмкинлек булса аны юл читенә чыгарырга, аны коткара алырлык белгечләр чакыртырга кирәк.
- Бу бигрәк тә еш кына юлга ял итәргә утырган һәм нәтиҗәдә имгәнгән ябалакларга кагыла.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бәрдерелгән хайван өчен нинди җаваплылык яный?
Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 1.2 пункты нигезендә, хайваннар хәрәкәттә катнашучылар рәтенә кертелми, әмма алар юл һәлакәтендә катнашкан булып санала. Моның өчен шул ук пунктта әйтелгән барлык нигезләр дә бар. Үтерелгән хайван өчен штрафлар вак төрләре өчен 100 сумнан башлана һәм 180 мең сумга кадәр җитә – мәсәлән, зубр белән бизон һәм йорт хайваннары өчен.
Хайванны бәрдерү нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр саналырга мөмкин:
- кешеләрнең үлеме яки яралануы (зур хайван белән бәрелешүне күз алдына китерик);
- транспорт чарасына зыян килү;
- башка матди зыян салу.
Әгәр йорт хайваны булса, зыян аның хуҗасына, ә кыргый булса – дәүләткә китерелгән булып санала. «Хайваннар дөньясы турында»гы законның дүртенче маддәсендә: «Россия Федерациясе территориясе чикләрендә хайваннар дөньясы дәүләт милке булып тора», - дип әйтелә.
Хайванга бәрелү юл һәлакәте дип саналганга күрә, машина йөртүченең һәлакәт урынын калдырырга хокукы юк. Югыйсә аңа «транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елдан алып ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу» яный.
Үз чиратында, хайван өчен штраф яисә компенсация түләү Гражданлык кодексы белән җайга салына: «Эшчәнлеге әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч булган юридик затлар һәм гражданнар (транспорт чараларыннан файдалану...) китергән зыянны капларга тиеш...»

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Бәрдерелгән хайван өчен штраф суммасы Табигать министрлыгы боерыгы кушымтасында китерелә:
- Зубр белән бизонның гибриды, йорт хайваннары – 180 мең сум
- Кар тәкәсе – 100 мең сум
- Поши, себер тау кәҗәсе, сарык үгезе – 80 мең сум
- Затлы (благородный) болан – 70 мең сум
- Аюлар, таплы болан, болан, турлар, сайгак, кабарга – 60 мең сум
- Кыр кәҗәсе, муфлон, селәүсен – 40 мең сум
- Кабан, кыргый төньяк боланы – 30 мең сум
- Кеш, кама, росомаха – 15 мең сум
- Бурсык – 12 мең сум
- Байбак, кондыз, сусар, харза, глухарь – 6 мең сум
- Көртлек, фазан, улар, саҗә – 2 мең сум
- Ак төлке, корсак, кыргый мәчеләр, чәшкеләр, куяннар, кыргый куян, казлар, казаркалар – 1 мең сум
- Үрдәк, боҗыр, кыр тавыгы, кеклик, күгәрчен, лысуха, тәлләтәвеч – 600 сум
- Ас, солонгой, ласка,натра, көзән, колонок, тиеннәр, борындыклар – 500 сум
- Бүре, төлке, шакал, янут, янутсыман эт, бытбылдык, пастушок, гади куучы, тартар, камыш, чибис, тулес, хрустан, камнешарка, турухтан, үләнче, улит, мородунка, веретенник, кроншнеп, бекас, саз үрдәге, гаршнеп – 200 сум
- Сукыр тычкан, су басучысы, әрлән, йомран – 100 сум
Әгәр машина йөртүче федераль яки төбәк Кызыл китабына кертелгән хайванны бәрдергән икән, шул ук Табигать министрлыгының 612 номерлы боерыгы түбәндәге коэффициентларны кертә: бәрдергән ата хайван өчен биш тапкыр күбрәк, бәрдергән ана хайван өчен җиде тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хайванны бәрдергәннән соң гамәлләр алгоритмын искә төшерәләр. «Аварийка»ны кабызырга һәм вакыйга урынын авария тукталышы билгесе белән билгеләргә кирәк (автомобильдән торак пункт чикләрендә 15 м, ә аннан читтә – 30 м). Аннары 112 номерына шалтыратырга һәм кешеләр арасында зыян күрүчеләр булса, ГАИ хезмәткәрләрен һәм медикларны чакырырга. Барысын да фотога һәм видеога төшерергә.
Автомобиль җәрәхәтләрен, хайванны, билгеләрне, юлны һәм әйләнә-тирә ландшафтны теркәп куярга кирәк. ГАИ хезмәткәрләре килгәнче автомобильне күчереп йөртергә ярамый. Шулай ук хайванга якын килмәвең яхшырак.
Дмитрий Шатров, «Татар-информ»
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии