На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Россиядә ноябрьдә көчәйтелгән автоматик контроль билгеләүче яңа законнар үз көченә керә

Россиядә ноябрьдә яңа законнар һәм кагыйдәләр үз көченә керә. Алар гражданнарның көндәлек тормышына һәм бизнеска үзгәрешләр кертәчәк. АИД профессиональ юридик төркеме башкарма директоры Екатерина Романова хәбәр иткәнчә, төп үзгәрешләр салым, транспорт, элемтә, мирас һәм икътисадның аерым тармакларына кагыла.

Аның сүзләрен «RT» китерә.

Төп басым автоматик контрольне көчәйтүгә ясала. Федераль салым хезмәтенең физик затлардан бурычларның бер өлешен судка мөрәҗәгать итмичә түләтү хокукы барлыкка килә. Әгәр салым түләүче шәхси кабинетындагы белдерүне игътибарсыз калдырса, акчалар турыдан-туры аның счетыннан алынырга мөмкин.

Шулай ук, Романова сүзләренчә, ноябрьдән фотовидеофиксация камералары автомобильләрнең ОСАГО полисы булуын тикшерә башлый. Базада иминият килешүе табылмаган очракта, автомобиль хуҗасына штраф киләчәк.

Беренче тапкыр 800 сум, ә аннан соң берничә мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта транспорт чарасын инспектор туктатмаса да, штраф автомат рәвештә билгеләнәчәк.

Элемтә өлкәсендә операторлар 1 ноябрьгә кадәр һәр абонентның исеменә теркәлгән номерлар санын тикшерергә тиеш булачак. Бер кешегә барлыгы 20 SIM-карта рәсмиләштерү рөхсәт ителә, артык номерларны блокировкалаячаклар. Бу абонентлар исеменә чит кешеләр номерлар рәсмиләштерү очракларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

24 ноябрьдән нотариуслар мирас алучыларга үлгән кешенең бурычлары турында хәбәр итәргә тиеш. Бу банкларга һәм микрофинанс оешмаларына бурычларны тизрәк түләтергә ярдәм итәчәк, ә гражданнар мирас алу турындагы карарны уйлабрак кабул итәчәк.

Бизнес өлкәсендә минераль ашламаларны маркировкалау буенча ирекле эксперимент башлап җибәрелә. Бу киләчәктә мәҗбүри булырга мөмкин.

Романова билгеләп үткәнчә, ноябрьдән гамәлгә керәчәк үзгәрешләр төгәл билгеләнгән контрольгә күчүне күздә тота, хәзер гражданнар һәм компанияләр җаваплылыктан кача алмаячак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх