<p>Таҗикстан башкаласы Душанбе шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бу хакта «Татар-информ"га Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.</p> <p>Традиция буенча бәйрәм Таҗикстанның төрле шәһәрләреннән Россия ватандашларын җыйды. Чарада Россия Илчелеге, Душанбедагы Рус йорты һәм 201 нче Россия хәрби базасы вәкилләре, шулай ук «Чит илләрдә Россия укытучысы» проекты әгъзалары катнашты.
</p> <p>Сабантуй кунакларын Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Андрей Патрушев сәламләде. Үз чыгышында ул яшь буынга күпмилләтле илнең гаилә кыйммәтен һәм халыклар дуслыгын символлаштырган традицияләрне һәм мәдәниятне тапшыра торган күп гасырлык бәйрәмнең мөһим ролен билгеләп үтте.</p> <p>Бәйрәм мәйданында кунаклар Сабантуй ярышларында катнашты. Казан филармониясе солисты Алмас Хөсәенов бәйрәмнең махсус кунагы булды, дип хәбәр иттеләр вәкиллектә.</p>Таҗикстан башкаласында Сабантуй булды
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии