Якынча фаразлар буенча, 2025 ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссе еллар бишлегенә яки хәтта өчлегенә керергә мөмкин. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Әгәр глобаль температура турында сүз бара икән, климатологларның позициясе шундый ки, бөтен җир шары буенча гомумиләштерелгән хәзерге уртача глобаль температура иң җылы еллар бишлегенә керәчәк.
Безнең җир шары зур - кайдадыр бик эссе, кайдадыр температура нормага якын, ә кайдадыр нормадан түбәнрәк булачак», - дип сөйләде ул.Синоптикларның мәгълүматларына буенча, алдагы җәйдә илебезнең күпчелек төбәкләрендә температура климатик нормага якын һәм югарырак булыр дип фаразлана. Аерым алганда, Идел буенда җәй айларында һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә.
Свежие комментарии