На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ВЛАДИМИР БУДЮК
    Просто замечательно, что здесь написано, и я бы даже деньги заплатил, но не понял -- о Чём хорошем здесь говорят. Мож...Түбән Сосна авылы...
  • В С
    О сном statiya ?😂Миләүшә Айтуганов...
  • Татьяна Климова
    Что за хрень. В России язык межнационального общения русский! И нечего здесь русофобию разворачивать!!!Азәрбайҗаннан Әми...

Атна ахырында Татарстанда +5 градуска кадәр җылыта

Атна ахырында Татарстанда кыска вакытка җылыта. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шул хакта әйтелә.

Иртәгә, 8 ноябрьдә, урыны белән бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк. Һава температурасы төнлә -1..-6 градус, көндез -1.

.+2 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 9 ноябрьдә, төбәк атмосфера фронты йогынтысы зонасында кала. Төнлә – җепшек кар, көндез күбесенчә яңгыр явачак. Температура фоны күтәрелә башлый. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -4..+1 градус, көндез +1..+4 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда бозлавык саклана.

Якшәмбе, 10 ноябрьдә, Татарстан җылы һава массалары (төнлә 0..+3 градус, көндез +2..+5 градус) йогынтысында кала. Шул ук вакытта, бераз яңгыр һәм җепшек кар ява.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Нәтиҗәдә, температура түбәнәя. Урыны белән җепшек кар һәм кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Дүшәмбегә каршы төндә, 11 ноябрьдә, термометрның терекөмеш баганасы -1..-6 градуска кадәр төшә, көндез исә -3..+1 градуска кадәр күтәрелә. Сишәмбегә каршы төндә, 12 ноябрьдә, һава температурасы -3..-8 градус, көндез 0..-5 градус тәшкил итәр дип көтелә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх