Израильдә Иранның җавап һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган һәм 70тән артыгы зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы The Jerusalem Post газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Израильнең үзәк өлешендәге торак йортларга ракета эләккәннән соң ике кеше һәлак булган, 21е яраланган.
Элегрәк 13 июньдә һөҗүмнең беренче дулкыны вакытында авыр җәрәхәтләр алган хатын-кызның үлүе турында билгеле булган иде.
Соңрак «Бейлинсон» хастаханәсендә тагын бер хатын-кыз һәлак булган.13 июньгә каршы төндә Израиль, Иранның хәрби һәм атом-төш объектларына һөҗүм итеп, «Восходящий лев» операциясен башлады. Ислам революциясе сакчылары корпусы моңа җавап итеп «Правдивое обещание 3» операциясен игълан итте. Югары лидер Али Хаменеи Израильгә хәрби көч белән җавап бирергә ниятләгәннән соң җавап гамәлләре дә озак көттермәде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии