На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Фәрит Мөхәммәтшин Габделәхәт Хәкимов турында:Әтнәне алдынгы район дәрәҗәсенә җиткерә алды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында вәкаләтләре алдан туктатылган Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов турында фикерен әйтте.

«Әле генә Биектау муниципаль районында очрашуда булдым, Әтнә районындагы үзгәрешләр турында әйттем. Зал торып басып Габделәхәт Хәкимовка кул чапты.

«Матур эшләдек, күршедән үрнәк алып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек», - диделәр. Республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзен әйтергә дип җыелдык. Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдык. «Габделәхәт Гыйлемхан улы районның дәрәҗәсен күтәреп, тырышып, алдынгы район җитәкчесе булып эшләде», - диде Рәис», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Габделәхәт Хәкимовны эшеннән озатасы килмәвен әйтте. «1990 еллардан башлап бергә эшләдек. Бүгенге көнгә кадәр халкы белән бик тату, аңлашып яши, эшли. Ә иң мөһиме - Әтнә районы дәрәҗәсен күтәреп, райондашларның тырышлыгы белән Әтнәне алдынгы район рәтенә җиткерә алды. Бергәләп бик матур эшләдегез. Мин бүген Республика җитәкчелеге, Хөкүмәтебез, Татарстан Дәүләт Советы депутатларыннан рәхмәт әйтергә дип килдем», - диде.

Ул кичә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә сөйләшүләре турында әйтте. «Габделәхәтнең сессиясенә барасың икән дип ишеттем. Син чыгышыңны ясаганда миннән дә рәхмәт сүзләрен җиткерергә тырыш әле. Җиңел булмады, бик матур эшләдек. Ләкин Габделәхәт Гыйлемхан улы халык белән аңлашып, тырышып эшләде», - дигән Минтимер Шәрипович.

«Габделәхәт Хәкимов - үз эшенең остасы. Ул эшли белеп эшли. Җитәкче булу - җиңел эш түгел, шулай бит. Кеше белән эшләве - иң авыры. Бөтенебезнең дә холкы төрле. Ләкин һәр кешегә кирәкле сүзен таба белеп, җаен көйләп, җаваплы булып эшләгәч, Габделәхәт Хәкимовның эше дә уңай барды. Аны республикада беләләр, зурлыйлар һәм истә дә калдырачаклар», - дип бәяләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Габделәхәт Хәкимов җиңел булмаган елларда эшли башлаган. «Дөрес, хәзер дә җиңел түгел. Ләкин ул үзенең фикерен үтәрлек итеп җиткерә белә. «Ял итәргә телим, яшь бара», - диде. Үз инициативасы белән әйтте. Шуңа күрә депутатлар, хуҗалык җитәкчеләре, администрация вәкилләре Габделәхәт Хәкимовны эшеннән лаеклы ялга озатырга килдек», - диде ул.

«Габделәхәт Гыйлемхан улы күп мәсьәләдә үрнәк. Күп кенә район җитәкчеләренә: «Әнә, Әтнәлеләр ничек эшли, яши, тормышларын ничек оештырган», - дип әйтә иделәр. Минемчә, Әтнәдә ныклы фундамент салынган. 30 елдан артык җитәкчелек итү - бик күп, ярты гомер дигән сүз. Монда эшләп, хезмәте бик зур булды. Сиңа бик зур рәхмәт», - дип рәхмәт сүзләре әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Габделәхәт Хәкимов катнашында бик күп объектлар төзелгән: мәктәпләр, йортлар, юллар. «Биналар матураеп киткән. Алар күктән килеп төшкән әйбер түгел. Республика җитәкчелеге һәрчак уңай фикердә. Рәхмәт, сүзең үтә иде. Күп кенә районнарда очрашканда чагыштырып караганда без үрнәккә Әтнә районын, Габделәхәт Хәкимовның эшен, Әтнәлеләрнең хезмәтен куябыз. Бүгенге көндә дә шулай», - дип билгеләп үтте.

«Әтнә районы кешеләре безнең өчен бик тә кирәк. Быел Сезнең ярдәмегез дә күп булды: махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булыштыгыз, гуманитар ярдәм җибәрдегез, махсус операциядә дә Әтнә егетләре катнаша. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны да зурлыйсыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе Габделәхәт Хәкимовны киңәшче дип атады. «Бу мәсьәләне ничек куйыйк микән, бу мәсьәләне халык белән сөйләшкәндә ничек хәл итик икән, дип киңәшләшеп тордык. Ул безне нәтиҗәле эшләргә өйрәтте. Үзенең тәҗрибәсе шундыймы, әти-әнисеннән килгәнме?» - диде ул.

«Шулкадәр эшләп, ел саен алдынгылар арасында булды. Бу бит шаяру түгел. Ул олы хезмәт, халкыңның тырышлыгы. Эшләгәнен күреп, эшләмәгәнен сүгеп, тәртипкә чакырып, халыкны шулай эшләттең син. Аның бүтән формасы да юк. Матур гына эшләдегез. Шуның өчен бик зур рәхмәт сиңа», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх