Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының алтынчы уенында «Автомобилист» командасын 5:1 исәбе белән җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
- Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер ике команда исәбендә дә өчәр җиңү, киләсе уен хәлиткеч булачак.
Беренче периодның өченче минутында алка «Автомобилист» капкасына керде, хөкемдарларга видеокабатлауда алканың тулысынча кереп җиткәнме юкмы икәнен карарга туры килде. Нәтиҗәдә, гол исәпләнде, гол авторы – Никита Дыняк (1:0). Дүртенче минутта икенче алка да керде, аны сакчы Митчелл Миллер кертте (2:0).
Бишенче минутта Александр Барабанов Екатеринбург командасы капкасына өченче голны кертте (3:0). «Автомобилист» бу голдан соң тайм-аут ады һәм капкачысын алмаштырды: бозга Евгений Аликин урынына Владимир Галкин чыкты. Унөченче минутта Владимир Галкин да керттерде, Эрик О’Делл исәпне 4:0 итте.
Икенче периодның унөченче минутында Эрик О’Делл икенче алкасын кертеп дубль ясады (5:0).
Өченче периодның унсигезенче минутында «Ак Барс» капкасына да гол керде, алканы Данил Романцев кертте (5:1).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
- Пустоёров – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.
«Автомобилист»
- Аликин (Галкин);
- Хрипунов – Да Коста – Голышев, Воробьёв – Эберт;
- Кизимов – Шаров – Мэйсек, Трямкин – Диц;
- Шашков – Бывалцев – Меркли, Зборовский – Кашников;
- Денежкин – Романцев – Каштанов, Журавлёв – Ишимников.
Киләсе уен Екатеринбургта узачак. «Автомобилист» – «Ак Барс» матчы 7 апрель көнне була.
Свежие комментарии