На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Актанышта «Тәмле юл билгеләре» конкурсын татар халык ашларына багышлаганнар

Актанышта «Тылсым» балалар бакчасында «Тәмле юл билгеләре» конкурсы уза. Икенче ел рәттән оештырыла торган бәйге финалында 15 конкурсант көчләрен сыный, жюри алдында үзләренең сәләтләрен иҗади осталыкларын күрсәтә һәм пешергән ризыкларын яклый. Шунысы мөһим, быелгы бәйгене татар халык ашларына багышлаганнар.

Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Тәмле юл билгеләре» конкурсына 23 балалар бакчасы катнашырга теләк белдергән, 1 турда тәмле юл билгеләрен пешерү процессын күрсәтеп, дүрт фотография җибәргәннәр. Тәкъдим ителгән эшләрне карап чыкканнан соң оештыручылар 15 эшнең авторларын «Тылсым» балалар бакчасына финал этабына чакырган.

Бәйгенең финалында катнашучыларны «Тылсым» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сәламләп уңышлар теләде.

«Бала белән әни концерт номеры белән чыгыш ясый, аннан пешерү процессын аңлаталар. Регламент буенча конкурсантларга 3 минут вакыт бирелә. Ризыкның сыйфатына, баланың ризык әзерләүдә катнашуына карап урыннар чыгарабыз», – дип, бәйге шартлары белән таныштырды Ләйсән Мөхәммәтова.

Тагын бер таләп - ризыклар татар милли ашларының берсе булырга тиеш.

Актаныш районының һәр балалар бакчасында ЮХИДИ юнәлешендә эшчәнлек актив алып барыла. Шул исәптән безнең «Тылсым» балалар бакчасында да ел буена бик күп эшләр эшлибез. Һәр төркемдә уку елы дәвамында ачык чаралар, дәресләр, уеннар, мастер-классларны күрсәтеп тордык. ЮХИДИ юнәлешендәге «Тәмле юл билгеләре» конкурсы безнең бакчаның брендына әверелде», - дип сөйләде «Тылсым» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

 

Ссылка на первоисточник
наверх