На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Николай
    А почему статья без перевода? Если уж выходишь на "большие" ресурсы, будь добр и пиши на государственном языке, или п...Миңнеханов: Татар...

Радик Салихов: Татарстан – бөек Россиянең йөрәге

Татарстан – ул нигез, «бөек Россиянең йөрәге». Бу фикерне «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов әйтте.

«Бу бөтен нәрсәдә чагыла: икътисад үсешендә, бездә булган милләтара мөнәсәбәтләрдә, конфессияара тотрыклылыкта һәм әлбәттә, халыклар дуслыгында.

Безнең республикада кешенең иҗади потенциалын ачу өчен барлык шартлар булуда да. Без хәзер үзебездә туган телнең ничек яңарганын күрәбез, һәм бу татар теле генә түгел. Рус телен һәм башка халыкларның телләрен өйрәнүгә зур игътибар [бирелә]», – диде Салихов.

Нәкъ шуңа күрә дә һәр гражданинга сайлау участогына килеп үз тавышын бирергә кирәк. Радик Салихов сүзләренчә, ул үзе «гадәти гаилә бәхете», тынычлык, икътисадның чәчәк атуы һәм Татарстан үсеше өчен тавыш биргән. Бергәләп сайлауларга йөрү – гаиләнең бер традициясе. Шулай ук башкасы да бар, мәсәлән үз халкыңны тарихын өйрәнү.

«Традицияләр бөтен җирдә булырга тиеш. Алар оешмаларда, архивларда, гомумреспублика традицияләрендә. Һәм әлбәттә инде һәр гаиләнең үз архивы да булырга тиеш. Чөнки ата-бабаларыбыз кылган гамәлләрне буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Илнең иҗади тарихы – һәр гаиләнең тарихы дип әйтәләр бит», – диде тарих институты директоры.

Эфирда ул үзенең ата-бабалары турында сөйләде, аларның күбесе педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Нәселнең беренче вәкилләре XIX гасырда ук барлыкка килгән. Тулаем алганда, Салиховлар гаиләсенең 500 еллык педагогик стажы бар.

Радик Салихов гаиләсенең буыннан-буынга күчеп килгән, совет чорыннан калган дәүләт бүләкләрен, шул исәптән Мамадыш педагогия училищесы директоры булган әбисенә 1951 елда тапшырылган Ленин орденын да күрсәтте.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты, ә көндезге өчкә 48,7 проценты тавыш биргән.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх