Бөтен планетадагы температура кеше эшчәнлеге аркасында күтәрелде. Бу фактор һава торышы шартларына, табигатьнең үзенә, мәсәлән, Эль-Ниньо күренешенә караганда, көчлерәк тәэсир итте, дип саный Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
«Хәзерге вакытта төп фактор – парник газлары.
Бу гаҗәп. Хәзер инде моны закон дип атарга була – [климат үзгәрүгә – Т-и иск.] антропоген йогынты табигый йогынтыга караганда шактый көчлерәк», – диде синоптик.2023 һәм 2024 елларда планетаны җылыткан Эль-Ниньо күренеше ким дигәндә көзгә кадәр кайтмаячак. Тын океанда су температурасы кимүгә бәйле Ла-Нинья күренеше исә апрельдә нейтраль фазага күчте, дип өстәде Вильфанд. Шул ук вакытта күптән түгел генә узган Ла-Нинья фазасы глобаль температурага йогынты ясамады диярлек.
Исегезгә төшерик, Ла-Нинья күренеше вакытында җылылык атмосферадан океанга китә, шул сәбәпле температура кими. Эль-Ниньо вакытында исә җылылык агымы океаннан атмосферага күчә, шуның нәтиҗәсендә бөтен планетада температура күтәрелә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии