Тирә-юньне пычрата торган чүп-чарларны махсус чүп мәйданчыкларыннан читтә ташлаган өчен гражданнарга 10-15 мең сум штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский сөйләде.
«Күп кенә бакчачылар чүпне пакетларга җыярга һәм аннан берәр ераграк җиргә алып китеп ташларга ярата.
Мондый хокук бозулар өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсендә («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») күрсәтелгән», – диде ул.Ул искәрткәнчә, чүпләрне болай хокуксыз ташлаган өчен әлеге маддә буенча гражданнарга 10 меңнән 15 меңгә кадәр, вазифаи затларга 20-30 мең, ә юридик затларга 30-50 мең сум штраф яный.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии