На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Сөембикә манарасында ярымайны реставрациялиләр һәм түбә капламасын алыштыралар

Казан Кремлендәге Сөембикә манарасын авариягә каршы эшләрдән соң реставрация көтә, ул шул исәптән аның ярымаен яңартуны да күздә тота. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында урнаштырылган һәйкәлне саклау эшләрен башкару турындагы документларда шулай диелә.

Аерым алганда, тәрәзәләр узган гасырның 50нче елларындагы реставрация эшләре кысаларында яңадан торгызылгын формалар һәм рәсемнәрне төгәл кабатлап яңага алыштырылырга һәм куб рәвешендәге рәшәткәләр кабат торгызылырга тиеш.

Көньяк һәм төньяк фасад ягындагы керә торган ишекләр чүкеп ясалган металл элементлары булган яңа агач ишекләргә алыштырылачак. Манара очындагы ярымайны исә чистартырга һәм буярга ниятлиләр.

Култыксалар, катлар, манараның тәмамланган өлешендәге капламаны, шулай ук цинкланган яшел тимердән ясалган су агып төшә торган торбаларны бакырдан эшләнгән түбә калаена алыштыру күздә тотыла. Үз чиратында, капка, рәшәткә һәм билбау рәвешендәге металл эшләнмәләрне чистартып буярга кирәк.

Документта билгеләп үтелгәнчә, Сөембикә манарасының баскычлары, диварлары, нигезе һәм түбәсе чикләнгән эшкә яраклы хәлдә.

Туристларга манарага керүе җайлырак булсын өчен баскычларны ныгытырга һәм бер каттан икенчесенә күчүне уңайлырак итәргә ниятлиләр.

Аерым алганда, экспертиза актында болай диелгән: «Өченче катның эченә үтә бик тә уңайсыз. Шулай ук култыкса стенасының биеклеген дә билгеләп үтәсе килә. Ул нибары 50 сантиметр тәшкил итә һәм туристлар өчен куркыныч тудыра».

Соңгы мәгълүматлар буенча, Сөембикә манарасы 193 сантиметрга авышкан. 1989-1990 елларда ныгыту эшләре башкарылганнан соң алга таба авышуына чик куелган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы БРИКС саммиты алдыннан объектта авариягә каршы эшләрнең тизләтелүе хакында хәбәр иткән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх