Владимир Зеленский икенче президентлык срогына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә карар кылды. Әмма ул моны Украина Кораллы көчләренең элеккеге баш командующие, Украинаның Бөекбританиядәге Илчесе Валерий Залужный кандидатурасын тәкъдим итмәү шарты белән эшләячәк. Бу хакта РИА Новости «Телеграф»ка сылтама белән хәбәр итә.
Зеленский даирәсендәге затлар сүзләренчә, икенче срок турында карар кабул ителгән. Өстәвенә, аның ышаныч дәрәҗәсе 52 процент тәшкил итә, шуңа күрә Зеленскийның җиңәргә шанслары бар, диләр «Телеграф» чыганаклары.
Шулай ук, чыганаклар сүзләренчә, әгәр Залужный кандидатурасын тәкъдим итүдән баш тартса, ул партия исемлегендә беренче урын һәм парламентта спикер кәнәфиен ала алачак. Әмма, басма мәгълүматлары буенча, Украина Кораллы көчләренең элеккеге баш командующие әле соңгы карарны кабул итмәгән.
Искәртик, Зеленскийның вәкаләтләре 20 майда тәмамланды. Әмма Украинада 2024 елда Президент сайлауларын, хәрби хәлгә һәм гомуми мобилизациягә сылтама ясап, үткәрмәделәр. Зеленский сүзләренчә, сайлаулар хәзер «вакытлы түгел».
Свежие комментарии