Кичә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе, шагыйрә Эльвира Сафина белән очрашу оештырылды.
Татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк кысаларында үткәрелгән очрашуда Эльвира Сафина институт эшчәнлеге, фәнни проектлар, академик басмалар турында мәгълүмат бирде.
Сүзлекче буларак, үзе эшли торган лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән фундаменталь хезмәтләр, шул исәптән, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һәм бүгенге көндә языла торган фәнни хезмәтләр турында сөйләде.«Сүзлекләрнең электрон фонды»ның актив кулланучылары буларак, студентлар алты томлык аңлатмалы сүзлекнең ничек төзелүе, бүгенге көндә нинди сүзлекләр эшләнүе һ.б. белән кызыксындылар.
Очрашуны оештырган Гөлфия Һадиева Эльвира Сафинаның фәнни хезмәтләр язучы галимә генә түгел, ә шагыйрә һәм бик күп популяр җырлар авторы булуын да әйтеп үтте. Үзләре дә каләм тибрәткән, газета-журналларга мәкаләләр язган студентларның Эльвира Сафинаның иҗатына кагылышлы сораулары да күп булды. Алар шигырьләр, җырлар язылу тарихы белән кызыксындылар, шагыйрәнең шигырьләр китабы белән таныштылар.
Эльвира Сафина үзенең халык, тел, милләт турындагы һ.б. шигырьләрен укыды һәм «Без дә бит сезнең кебек филология факультетын тәмамладык. Бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт куябыз. Мәктәптә, уку йортларында, журналистикада эшләүчеләребез, фән юлыннан китүчеләребез дә күп. Ә сез, кадерле егетләр, кызлар, безнең эшне дәвам итәсе яшьләр! Күп укыгыз, күп языгыз, заман белән бергә атлагыз. Туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерү юнәлешендә сез дә зур эшләр башкарырсыз, милләтебезнең лаеклы шәхесләре булырсыз!
» - дип, аларга ихлас теләкләрен юллады.«Студентлар актив. Сораулар бирәләр, кызыксыналар. Араларында вакытлы матбугатта эшләүчеләр, шигырь язучылар да бар. Айгөл исемле кызның үзе язган шигырен дә тыңлап үттек әле. Үзем дә, шундый сәләтле, кызыксынучан яшьләр арасына эләккәч, берничә шигыремне укымый булдыра алмадым.
Мин яшьләрне бик яратам. Мәктәп укучылары, студентлар белән очрашулар күңелемне баета, энергия бирә. Шуңа, вакытым бик тыгыз булса да, чакырганда барырга тырышам», - диде «Татар-информ»га Эльвира Сафина.
Студентлар галимәгә фәнни эшендә дә, иҗатында да уңышлар теләде.
Свежие комментарии