На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Хәрби операциядә катнашучының ата-анасы: Бар теләк шул - балалар исән-сау кайтсын

Апас районыннан Резеда һәм Ришат Җамалиевлар район хәрби комиссариатында урнашкан 878 нче сайлау участогында тавыш биргән.

«Гражданлык бурычыбызны үтәргә карар кылдык. Үзебез ышанган кешеләргә тавышларны бирдек. Күңелдә бер теләк: илдә һәм дөньяда тыныч булсын, ә улларыбыз сау-сәламәт кайтсын», – ди алар.

Җамалиевларның улы Рәнис хәрби операциядә катнаша. Ул үз теләге белән илнең иминлеген сакларга киткән һәм хәзерге вакытта рота старшинасы булып хезмәт итә.

Районның көмеш волонтерлары да район участогына ашыккан. 881 нче участокта волонтерлар группасы тавыш биргән.

Фотоны Ләйлә Шиһабиева тәкъдим итте

«Бүген без берничә чарада катнашабыз. Бездә көн «кызу», шуңа без үз гражданлык бурычыбызны үтәргә ашыктык», – диләр волонтер хатын-кызлар.

Апастан волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина да үз тавышын биргән. Ул яралылар өчен носилкалар тегү эшен башлап, изге эшкә үзе кебек үк битараф булмаганнарны тарткан. Хәзерге вакытта «Алга» яшүсмерләр клубында эшли. «Дус, бердәм булып эшлибез һәм сайлауларга килдек», – дигән ул.

Татарстанда «Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы эшли. Районда эш «Алга» яшүсмерләр клубы бүлмәсендә оештырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх